Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2024, 13:47

Цифрлы грамоталылык форумында татарстанлылар үзеңне һәм үз мәгълүматыңны ничек якларга икәнлеген беләчәкләр

Чарага килергә яки онлайн кушылырга мөмкин

11-12 декабрьдә узачак «Имин интернет концепциясе» цифрлы грамоталылык форумына теркәлү ачылды. Чарага теләге булган һәркем: мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр кушыла ала.

Катнашучыларны ачык лекторийлар һәм дискуссияләр белән үстерү программасы көтә. Интернет челтәрендә профилактика һәм куркынычларны киметү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия Самара, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан белгечләре чыгыш ясаячак. Алар мошенниклыкның яңа төрләре һәм шәхси мәгълүматның таралуына ничек юл куймаска кирәклеге турында сөйләячәк.

Вакыйга кара-каршы очрашу форматында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Адресы: Спартак ур., 2 («Безнең Татарстан» Республика форумы мәйданчыгында). Чарага шулай ук республиканың теләсә-кайсы шәһәреннән дә читтән торып кушылырга мөмкин булачак. Барлык катнашучылар өчен дә алдан теркәлү кирәк. 10 декабрьгә кадәр сылтама буенча язылырга мөмкин.

Форум нәтиҗәләре буенча катнашучылар сертификатлар алачак. Программа турында төгәлрәк мәгълүмат проект сайтында урнаштырылган.

Оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» һәм ТРда террорчылыкка каршы комиссия аппараты.

Барлык яңалыклар