В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда катнашу өчен гаризалар 21 нче июльгә кадәр кабул ителә
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумында LetaiRacing пилотсыз мини-автомобильләр ярышлары узачак. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итәчәк.
ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, катнашуга техник белгечлекләр студентлары һәм гамәлдәге инженерлар чакырыла. Ярышлар өч дисциплина буенча 4-6 кешедән торган 10 команда арасында узачак. Ярышның рәсми сайтында 21 нче июльгә кадәр сылтама буенча гариза бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week 20-22 нче сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Быел форум федераль статуска ия булды.