В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
11 номинация буенча заявкалар 25 нче августка кадәр кабул ителә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Kazan Digital Week халыкара форумында «IT-Лидер» мәгълүмат технологияләре өлкәсендә проектлар конкурсы узачак. 11 номинация буенча заявкаларны 25 нче августка кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурс җиңүчеләре җиңүче сертификатлары һәм истәлекле статуэтка алачак.
Заявкалар электрон рәвештә махсус формада сылтама буенча кабул ителә, сорауларны +7(927)037-80-61 телефон номеры буенча бирергә мөмкин.
Искәртәбез, Kazan Digital Week халыкара форумы Татарстан башкаласында 20-22 нче сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Быел форум федераль статуска ия булды.