2-нче декабрьдә Казан федераль университетында «PROНаука в КФУ» фәнни-популяр проектының «Төн формуласы» исемле 11-нче сериясе узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). 2-нче декабрьдә Казан федераль университетында «PROНаука в КФУ» фәнни-популяр проектының «Төн формуласы» исемле 11-нче сериясе узачак. Бу юлы «университеттагы төн» математика фәненә багышлана. Программада – КФУ галимнәре һәм укытучылары тарафыннан фәнни-популяр лекцияләр, белем бирү интерактивлары, конкурслар, мастер-класслар, фәнни-популяр әдәбиятның күргәзмә-ярминкәсе һәм башкалар.
«Төгәл фәннәр» лекториясе спикерлары килүчеләргә бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләячәк. Әйтик, казанлылар бөек тигезләмәләр ничек уйлап табылуын, IT-белгечкә математиканы белергә кирәкме, планеталар хәрәкәтенең атаклы законнары кайчан барлыкка килүе һәм үткәндәге архитектура шедеврларын төзү ныклык фәне тууына ничек китергәнлеген беләчәкләр.
Гуманитар блокта лекторлар сәнгать геометриясе, тәрҗемәнең математик төгәллеге, уен теориясе, язучы һәм математика Льюис Кэрролле, шулай ук Европа буенча очсыз сәяхәтләр өчен бюджетны исәпләү турында сөйләячәкләр.
«Фән төннәре»нең иң яшь кунаклары «Пятнашка»да уйный һәм «Летатлин Татлина» мини-очкыч аппаратын туплый алачак. Өлкәнрәк кунакларга «Математикага каршы интуиция» уенында үзләренең «алтынчы хисләрен» тикшерергә, сулышын үлчәргә, тизлеккә Рубик кубогын җыю буенча ярышларда катнашырга, логарифмик линейка ярдәмендә санарга, шулай ук үзеңне «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында сынап карарга тәкъдим итәчәкләр.
КФУның тарих музеенда шәһәрлеләрне уникаль фотолар күргәзмәсе, «Үз уены», пазл-уен, «Антарктида ачылуның 200 еллыгы» квесты һ.б. күңел ачу чаралары көтә.
«Төн формуласы» КФУның икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак. Әлеге мәйданчыкка 12 яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр иттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә. Сайтта тулы расписаниесе карарга һәм теркәлү узарга мөмкин.