В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы композитор Александр Хубеев белән иҗади очрашуга килә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Казанда София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгенең 20 еллыгына багышланган «Звучащий дом Софии» ХІ музыка фестивале узачак. Программада концертлар, мастер-класслар, иҗади очрашулар каралган.
Фестиваль 24 нче апрельдә 17:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында ачыла, анда Мәскәү заманча музыка ансамбле һәм ТР халык артисты Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендәге София Гобәйдуллина үзәге оркестры катнашында төп концертларның берсе булачак. Кичәдә Россия һәм Татарстан композиторлары (Р.Кәлимуллин, Л.Десятников, Э.Низамов, Н.Попов, А.Хубеев) әсәрләре яңгыраячак. Керү-заманча сәнгать галереясы билетлары буенча.
25 нче апрельдә 12:00 сәгатьтә С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгендә Мәскәүдән композитор Александр Хубеев белән заманча композиторлар музыкасында электроника темасына иҗади очрашу узачак. Керү ирекле.
26 нчы апрельдә 18:30 да Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге залында фестивальнең икенче концерты була. Мәскәү заманча музыка ансамбле хәзерге заман композиторлары (Д.Бурцев, А.Светличный, Д.Лэнг, Л.Исхаков, Ф.Филидей) әсәрләрен башкарачак . Теркәлү буенча керү ирекле.
27 нче апрельдә фестиваль Арчада дәвам итәчәк. Анда композитор Лилия Исхакова белән иҗади очрашу, композитор С.Гобәйдуллина турында документаль фильм һәм Мәскәү заманча музыка ансамбле концерты булачак.
Фестивальне Россия Мәдәният министрлыгы, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее, Казан мәдәният идарәсе ярдәме белән С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оештыра.