В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук хәйрия чарасы программасында мастер-класслар, интерактив уеннар һәм призлар уйнату да бар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). 2 нче октябрьдә Казанда «Ярдәм» хәйрия экологик фестивале узачак. Халык өчен мастер-класслар, экология буенча интерактив уеннар, конкурслар һәм призлар уйнатылачак.
Бу көнне казанлылар пластик яки макулатураны махсус кабул итү пунктында тапшыра, ә укучылар һәм студентлар икенчел чимал җыю буенча конкурста катнаша ала. Нечкәлекләрне сылтама буенча белергә мөмкин.
Фестивальдә Казан һәм Татарстан районнарының балалар йортларында һәм үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр «Ярдәм» проекты кысаларында мастер-классларда әзерләгән экологик эшләнмәләр ярминкәсе узачак. Аларны икенчел чималга алыштырырга мөмкин булачак. Утильне операторларга тапшырганнан соң җыелган акчаны балалар йортларына һәм үзәкләренә җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
Фестиваль «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узачак.
«Ярдәм» проектын ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Росмолодежь грант ярдәме белән «Сәйдәш» мәдәни үзәге белән берлектә «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра.