Казанда 15 һәм 16 мартта приют хайваннарына ярдәм йөзеннән WOOF фестивале узачак. Мәйданчыкта җирле приютлардан 100 эт һәм мәче тәкъдим ителәчәк.
Шәһәр халкы йорт хайваннарының берсен үз өенә алырга мөмкин. Барлык терлекләр дә тулысынча сәламәт, стерильләштерелгән һәм аларның ветеринария паспортлары бар. Дүрт аяклы дусны сыендырыр өчен, үзегез белән паспорт алып килергә кирәк: хайваннар җаваплы карау килешүе буенча тапшырыла.
Фестиваль программасында: партнерлардан уеннар һәм призлар, фотога төшү зонасы, хәйрия базары. Шулай ук теләүчеләр ярдәм җыю пунктларында азык, консерва, тәм-томнар, махсус киемнәр, чүпрәк һәм дарулар бүләк итә алалар. Балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади мастер-класслар, бәйгенамәләр һәм призлы конкурслар оештыралар.
Фестиваль Казан ипподромында Альберт Камалеев урамындагы 27/1 йорт адресы буенча уза. 15 мартта – этләр, ә 16 мартта мәчеләр күргәзмәсе узачак. Кунакларны 11:00 дән 19:00 га кадәр көтәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында WOOF фестивале инде ике тапкыр уздырылды. Аларда казанлылар 83 йорт хайванын сыендырган.
Чара «Ника» йортсыз хайваннарга ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан хайваннарның туклануын һәм иминлеген өйрәнү үзәге, «Өйгә кайтыйк» проекты һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелә.