Чара футурология, татар мәдәнияте һәм цифрлы технологияләрне берләштерәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Паркта VR-экскурсияләр, иҗади эшләр күргәзмәсе, дискуссияләр, перформанслар һәм чыгышлар, фото- һәм видеозоналар оештырылачак. Бәйрәм кунакларының күңелен Казаннан фолк-музыкантлар ачачак, ә VR-экскурсияләр мәйданчыгында шәһәр халкы башкаланың үткәне турында белә һәм рус авылын күрә алачак.
Ачык күргәзмәдә рәссамнар, дизайнерлар һәм фотографларның киберпанк дөньясындагы Татарстан мәдәниятенә багышланган эшләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә катнашучылар ачык конкурс сайлап алуын узганнар, ул фестивальне оештыручылар тарафыннан үткәрелгән.
Фестиваль кунаклары дискуссия зонасында галимнәрдән һәм фәнне популярлаштыручылардан тематик лекцияләр тыңлый, ә тематик фото- һәм видеозоналарда теләгән һәркем истәлекле фоторәсемнәр төшерә алачак.
«Вилки» аш-су тамашасы фестивальнең аерым вакыйгасы булачак. WorldSkills чемпионатларында катнашучылар һәм Татарстан блогерларыннан торган командалар гадәти булмаган шартларда, мәсәлән, күзләре яки куллары бәйләнгән килеш, традицион ризыкларны әзерләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Көн дәвамында паркта шулай ук спорт ярышлары һәм квизлар узачак. Тулырак программа һәм хедлайнерлар фестивальнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге берләшмәсендә анонсланачак. Чара 11:00 дән 21:00 гә кадәр узачак, керү ирекле.
«Татарстан киберпанкы» фестивале ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә ТР Мәдәният һәм диалог яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган.