«Вертолет» яшьләр үзәгенең социаль челтәрләрендә 6 сәгатьлек туры трансляция алып барылган
Фото: vk.com/mc_vertolyot
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). «Рок дулкын – 2023» фестивале Казанның «Крылья советов» паркында узды. Финал концертында 16 төркем чыгыш ясады, ә сайлап алу этапларында Казан һәм Яшел Үзәннән 50 дән артык төркем катнашты.
8 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге музыкантларның чыгышларыннан тыш, парк территориясендә тематик мәйданчыклар оештырылды: рәсем сәнгате буенча мастер-класс – рок-пленэр, күн беләзекләр ясау буенча мастер-класс, шарж-зона, рок-грим, «Кәҗә» рок твистинг-жесты һәм тематик фотозона, дип хәбәр иттеләр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Фестивальдә катнашучыларга сертификатлар һәм брендлы продукция – күн беләзекләр, банданалар һәм свитшотлар тапшырылды. Тамашачылар тавыш бирүендә New day музыкаль төркеме җиңде, ул фестиваль символын – коеп ясалган скрипка ачкычы рәвешендәге статуэтка һәм музыка кибетенә 10 мең сумлык сертификат алды.
«Рок-дулкын» быел алты сәгать дәвам итте, чараны «Вертолет» яшьләр үзәгенең социаль челтәрләрендә турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.
Чараны оештыручылар булып шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Яшүсмер» МБУ һәм LEVEL UP рок-төркеме чыгыш ясады. Чараны тормышка ашыруга ТР Яшьләр министрлыгы гранты бирелде.