Фестиваль программасында «Оскар», «Алтын глобус», BAFTA премияләренә номинантлар булган фильмнар бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 21-24 март көннәрендә Казанда «Мир» кинотеатрында алман киносының икенче фестивале узачак. Быел тамашачыларга субтитрлар белән оригинал телдә 7 нәфис һәм документаль фильм күрсәтеләчәк.
Фестиваль программасында «Оскар», «Алтын глобус», BAFTA премияләренә номинантлар булган фильмнар бар, алар Германия һәм алман телле төбәкләрдәге иҗтимагый темаларны күтәреп чыгалар.
«ТатарКино» дәүләт оешмасы тарафыннан Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-Казан техника университетының Германия-Россия яңа технологияләр институты ярдәме белән оештырылган кинофестивальнең тантаналы ачылышы 21-нче мартта 18.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте.
21-нче мартта 19.00 сәгатьтә «Тони Эрдманн» драмасыннан кинокуелышлар башлана. Тамашачылар шулай ук «Оствинд» маҗаралы фильмын (22-нче март, 16.00), «Хозяином останешься ты» (22-нче март, 19.00), «Когда я думаю о Германии ночью» (24-нче март, 19.00), «Брат Якоб» (23-нче март, 19.00) документаль картиналарын, «Рико, Оскар и тени темнее темного» (23-нче март, 16.00) һәм «Магическая тайна, или возвращение Карла Шмидта» (24-нче март, 16.00) комедияләрен күрәчәк. Киносеанска керү бушлай.