Хедлайнерлар сәхнәгә 21:00 сәгатьтә чыгачак
Фото: vk.com/loudhouse
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). Казанда «Фабрика. Профсоюзная» шәһәр индустрияләре фестивале бара. Кичәнең хедлайнеры Уфаның «ЛАУД» электрон төркеме булачак. Шулай ук сәхнәдә Slava Marlow, җырчы Дышать, Fauzia һәм рэпер Усал чыгыш ясады.
Фестивальне диджей-сетлар сериясе ачты. Казанлылар алдында Anton Abramov x M.A.D., Avir x Maliká, Yanarw x Gulnaz_Zendal, шулай ук Solman чыгыш ясады.
Шулай ук Профсоюз урамының төрле почмакларында килүчеләр өчен хушбуй әзерләү буенча мастер-класс, киберспорт һәм шахмат буенча турнирлар, рамен көрәше буенча чемпионат, тиз күрешүләр, своп-маркет һәм башкалар үткәрелде.
19:00 сәгатьтә төп сәхнәдә концерт программасы старт алды. 21:00 дән 22:00 гә кадәр фестиваль кунаклары «ЛАУД» төркеме җырлары белән ләззәтләнә алачак.
Чара Казан Мэриясе тарафыннан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Enter интернет-журналы белән берлектә «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Фестиваль беренче тапкыр Профсоюз урамында 2021 елның көзендә узды. Ул 20 меңнән артык кешене җыйган. Хедлайнерлар DJ VOLAC, Тося Чайкина, Антоха МС һәм Zoloto төркеме булды.