В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). «Фабрика. Профсоюзная» фестивале кысаларында футбол буенча киберспорт турниры узачак. Ярышлар 16 нчы сентябрьдә 16:00 сәгатьтә башлана. Матчлар бер-бер артлы узачак, ә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр вәгъдә ителә.
Алдан теркәлү буенча теләгән һәркем катнаша ала. Уенчылар үз командалары өчен ил сайлый алачак, бу дивизионны һәм көндәшләрне билгеләячәк. Тулырак шартлар урында ачыкланачак.
Теркәлүләрне тикшерү 15:40 сәгатьтә башланачак, ә ярышлар тәмамланганнан соң теләгән һәркем приставкада уйный алачак.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк фестивальнең хедлайнеры билгеле булды, ул «ЛАУД» төркеме булачак.