В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Диджитал-куелыш нигезендә Уильям Шекспирның «Гамлет» пьесасы һәм Федор Гладковның «Цемент» романы ята
Фото: М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август). 15-24 нче сентябрьдә Казанда «Артмиграция» бөтенроссия фестивале узачак, бу хакта Россия театр эшлеклеләре берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фестивальдә 40 яшьтән артмаган, экспериментларга әзер булган төбәк театрлары катнашачак. Казанга үз эшләрен тәкъдим итү өчен Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Пермь, Новосибирск, Томск, Краснодар, Киров, Красноярск, Түбән Новгород командалары киләчәк.
Төп программада яшь режиссерларның театр сәнгатендә яңа юллар эзләүләрен чагылдырган җиде спектакль булачак. Яшь тамашачылар өчен дүрт спектакль әзерләнгән. Шулай ук афишага Уильям Шекспирның «Гамлет»ын һәм Федор Гладковның «Цемент» романын берләштергән диджитал-спектакль кертелгән. Бу спектакльнең автордашы нейросеть булган. Моннан тыш, фестивальдә катнашучылар лекцияләргә, мастер-классларга, презентацияләргә һәм экскурсияләргә йөри алачак.