В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар 12 нче һәм 13 нче июньдә өч мәйданчыкта узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
12 нче июньдә, Изге Троица көнендә, Изге Рух иңү гыйбадәтханәсендә Литургия, гомуми трапеза һәм кичке гыйбадәт үткәреләчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Казан коллективлары концерты оештырылачак, алар рухи музыка башкарачак. Шунда ук фестивальгә килүчеләр «Сирин» ансамблен оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе Андрей Котовтан мастер-класста катнаша алачак. Моннан тыш, теләүчеләрнең Сукно бистәсе буйлап җәяүле экскурсиягә бару һәм аның үткәне һәм бүгенгесе турында белү мөмкинлеге булачак. Шушы ук көнне «Әкият» курчак театры янындагы мәйданда фестивальне ачу тантанасы каен тирәли традицион рус әйлән-бәйләне белән узачак. Көн дәвамында театр каршында экологик һәм этник товарлар ярминкәсе, шулай ук фуд-корт эшләячәк. Шәһәрнең фольклор һәм мәхәллә коллективлары бәйрәм кунакларын үз чыгышлары белән сөендерәчәк. Изге Иоасаф йортында рәсем сәнгате буенча мастер-класс һәм «Архитектура мирасы һәм тере иман буларак чиркәүне торгызу» темасына фикер алышу оештырылачак. Дискуссия «Инешләр кая алып бара» борынгы гыйбадәтханәләрне торгызу проекты җитәкчесе Владислав Ларкин һәм руханилар белән бергә узачак.
13 нче июньдә, Рухлар көнендә, Изге Рух иңү гыйбадәтханәсендә архиерей гыйбадәте, гомуми трапеза һәм кичке гыйбадәт булачак. Әлеге мәйданчык кунаклары ике катлы автобуста Сукно бистәсе буйлап экскурсиягә бара алачаклар. Изге Иоасаф йортында экскурсия, рус костюмы турында лекция, тукучылык һәм керамика буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Бәйрәмнең иң яшь кунаклары өчен «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Балалар патшалыгы» дигән уникаль киңлек ачыла. Шул ук мәйданчыкта ярминкә һәм фуд-корт эшләячәк, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар узачак. Фестиваль «Әкият» курчак театры янында гала-концерт белән тәмамлана, программада – мототамаша, «ЖИВаGO» төркеме, LARGO арт-төркеме, «Бубамара Брасс Бэнд» – А.Каштанов оркестры» коллективы һәм хедлайнер «Рондо» төркеме чыгышлары.
Фестивальнең барлык төп чараларында катнашу бушлай. Экскурсия һәм дискуссия клубларына бару өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Тулырак мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.