Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2019, 09:56

«Швейцария көннәре» фестивалендә казанлылар фондю әзерләргә өйрәнәчәкләр һәм альпхорнистлар чыгышын караячаклар

Чараның төп мәйданчыгы - «Черек күл» паркы.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 7-9-нчы июнь көннәрендә Казанда «Швейцария көннәре» фестивале узачак. Программада – бәйгеләр, мастер-класслар, лотерея, концертлар һәм бүләкләр.

Фестиваль мәйданчыкларының берсе - «Черек күл» паркы. Биредә традицион Швейцария ашларыннан һәм эчемлекләреннән авыз итү, мастер-класслар, лекторий һәм музыкант-альпхорнистларның чыгышлары узачак.

Фестиваль 7-нче июньдә 17.00 сәгатьтә альпхорнистлар чыгышы белән ачылачак, аннары парк кунаклары «Заманча Швейцария: күптөрлелектә бердәмлек» темасына лекция тыңлый алачаклар, ул 17.30 сәгатьтә башлана.

8-нче июнь көнне бәйрәм программасы 12.00 сәгатьтә дәвам итәчәк - альпхорнистларның чираттагы чыгышы планлаштырылган, ә 14.00 сәгатьтә «Швейцариядә йорт аптечкасы һәм табигый матурлык серләре» дигән презентация башланачак, анда үрнәкләр бирү дә каралган. Барлык теләүчеләр мастер-класста фондю әзерләргә өйрәнә алачак, ул 16.00 сәгатьтә башланачак, ә 18.00 сәгатьтә – Швейцариянең иң яхшы кунакханәләре турында лекция үтәчәк. Фестивальнең икенче көне программасы концерт белән тәмамланачак.

9-нчы июньдә фестиваль чаралары шулай ук 12.00 сәгатьтә башлана. Көнкүреш калдыкларын төрләргә бүлеп аеру буенча Швейцария тәҗрибәсе турында лекция тыңларга мөмкин булачак, ул 15.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Шуны да искәртик: фестиваль кысаларында Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә Швейцария җитештерүчеләре товарларын сату ярминкәсе узачак, ә «Смена» заман сәнгате үзәгендә казанлыларны кичке кабул итү, Швейцария аш бүлмәсе ризыкларын татып карау һәм Швейцария киносын күрсәтү көтә.

Фестиваль программасы белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар