Өч көн дәвамында алар биш төп юнәлештә ярышачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 29-нчы майдан 2-нче июньгә кадәр Казанда «Без спортны сайлыйбыз!» бөтенроссия фестивале узачак, ул һәвәскәр спортчыларны, шулай ук төбәкләрдә массакүләм спортны үстерүче студентларны үзендә җыячак. Ул Россиянең 55 төбәгеннән ике меңнән артык студентны туплаячак.
Фестиваль илнең бөтен студентлар спорт хәрәкәтен берләштерә торган мәйданчык булачак. Катнашучылар арасында Россия Студентлар спорт клублары ассоциациясе чемпионатының 1600 финалисты булачак. Аларны озак сынау нәтиҗәләре буенча сайлап алдылар – уку сезоны дәвамында чемпионатның финалына сайлап алу Россиянең 212 югары уку йортында һәм 50-дән артык урта махсус уку йортында узды. Анда 37 мең кеше катнашты.
Казанда өч көн дәвамында финалистлар төп биш юнәлештә ярышачак: футбол, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы һәм шахмат, шулай ук ишү-индор һәм рус лаптасы буенча промо-турнирларда.
Моннан тыш, Россиянең Европа өлешендәге 16 студентлар спорт клубыннан 160 спортчы «Көнбатыш» сайлап алу турнирында катнашу өчен Казанга киләчәк. Бу ярышларда Россия Студентлар спорт клублары ассоциациясе «Көнчыгыш vs Көнбатыш» беренче клуб турнирында Европа җыелма командасы өчен агымдагы елның көзендә Мәскәүдә чыгыш ясаячак 4 команда билгеләнәчәк. Спортчылар кроссфит, волейбол, рус көчүлчәгече, бадминтон һәм аркан тарту буенча көч сынашачаклар.
Шулай ук фестивальдә «АССК.pro» белем бирү проектында катнашучы 130 кеше ярышачак.
Фестиваль чаралары өч мәйданчыкта узачак: Универсиада авылында, КНИТУ-КАИда һәм Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.