“Безнең белән аер” фестиваленә Казанга башка шәһәрләрдән киләчәкләр
Чара кунакларын чүпне аерып җыю нечкәлекләре белән таныштырачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). 19 майда Казанда “Безнең белән аер” фестивале уза. Әлеге чара шәһәрлеләр арасында чүпне аерып җыюны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Фестиваль кунакларына чүпне аерып җыю нечкәлекләре, кызыклы экологик проектлар турында сөйләчәкләр, алар өчен күңел ачу программасы да әзерләнә. Чарада башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнашыр, дип көтелә.
Фестиваль мәйданчыгы берничә тематик зонага бүленгән. Теләүчеләр экопроектлар күргәзмәсен карый алачак, анда икенчел чимал җыю буенча мобиль пункт турында белеп була. Фримаркет зонасында шәһәрлеләр бер-берсе белән әйберләр һәм китаплар белән алмаша алачак, ярминкәдә – экологик букча һәм экологик материаллардан ясалган кул эшләнмәләре алып булачак. Аерым мәйданчык мастер-класслар уздыру өчен каралган, биредә фестиваль кунакларына чүпне аерып җыю кагыйдәләрен аңлатачаклар һәм иске әйберләрне икенче тапкыр файдалану серләренә төшендерәчәкләр. Эколекторий мәйданчыгында фестивальдә катнашучылар хәзерге вакытта дөньяда актуаль экологик проблемалар турында белә алачаклар.
Олылар һәм балалар төрле экологик уеннарда катнаша алалар.
Фестивальдә икенчел чимал тапшырып булачак: макулатура, пластик (ПЭТ шешәләр, “1”, “2”, “4”, “5” маркировкалы шампунь савытлары), йомшак пластик (пакетлар, төрле товарлардан калган төргәкләр – чиста һәм этикеткаларсыз), алюминий банкалар һәм кечкенә батареялар.
Фестиваль 19 май көнне 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урманында үтә, дип хәбәр итә оештыручылар. Тулырак мәгълүмат – сылтама буенча.