Быел беренче тапкыр алар мода күрсәтәчәкләр һәм милли коллекцияләр тәкъдим итәчәкләр
Фото: vk.com/tatardesign_official
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче август). Иске Татар бистәсе территориясендә, Кабан күле буенда, 26 нчы августта «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале башланачак.
Шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен зур программа әзерләнгән. 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр дизайн-маркет, мода күрсәтү, балалар өчен мастер-класслар, лекцияләр, көндәлекләр һәм хатларны театральләштерелеп уку, татар чәе тантанасы, кино күрсәтү, бию дәресе, милли музыка оркестры һәм «СалаваTIK» балалар вокаль төркеме концерты, татар телендә медитация узачак. Шулай ук фотозона эшләячәк.
Быел мода күрсәтүнең үзенчәлеге шунда ки, барлык коллекцияләр берьюлы дизайн-маркетта тәкъдим ителәчәк. Кием һәм аяк киеме, өлкәннәр һәм балалар өчен милли орнаментлар белән аксессуарлар сатып алырга мөмкин булачак.
Фестивальдә шулай ук хәзерге татар һәм башкорт дизайнерларының гына түгел, ә рәссамнарның, кулинарларның, музыкантларның һәм креатив индустрияләрнең башка вәкилләренең дә эшләре күрсәтеләчәк.
Лекцияләрдә шәһәр халкы һәм кунаклары татар акчаларының килеп чыгышы тарихы, XIX гасырның танылган сәүдәгәрләре, милли киемнәр турында белә алачак, шулай ук яңа һәм онытылган татар сүзләре буенча лекция-стендапта катнашып булачак. Шул ук тематикада «Татар бистәсе байлары», «Татарларның балачак дөньясы» һәм «Кабан аръягы мәчете» экскурсияләре узачак.
Мәйданчыкларның берсендә бизәкле күн эшләнмәләре ясау буенча татарларның традицион техникасы турында «Казан җөе» дип аталган нәфис-документаль фильмы презентациясе узачак. Хәзер фильм монтажлана, премьера 2024 елның гыйнварына планлаштырылган.
Балалар өчен мастер-класслар зонасы эшләячәк, биредә алар кул эшләнмәләре ясый алачак. Нәни казанлылар өчен «СалаваTIK» вокаль төркеме чыгыш ясаячак.
Чәй зонасы XVIII-XX гасырлар татар көнкүреше стилистикасында бизәләчәк. Милли костюм кигән һәркемне хуш исле үләннәрдән ясалган татар чәе белән бушлай сыйлаячаклар.
Фестивальдә шулай ук шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә мөмкин булачак – «Ялкын» журналы татар телендә медитация сеансы үткәрәчәк. Теләге булганнар өчен татар биюе буенча мастер-класс оештыралар.
Фестиваль татар эмигрантларының Төркиядәге нәсел дәвамчылары тормышы турындагы «Казан ерак» документаль фильмын (режиссер – Илшат Сәетов) карау һәм Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры концерты белән тәмамланачак.
Фестивальнең тулы программасы Бөтендөнья татар яшьләре форумының Telegram-каналында басылып чыкты.