Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2023, 16:39

Казанда «Гармония» 20 нче гимназия бинасының фасадында Александр Пушкинның портреты барлыкка киләчәк

Мурал шагыйрьнең тууына 225 ел тулу уңаена багышланачак

Казанда «Гармония» 20 нче гимназия бинасының фасадында Александр Пушкинның портретын ясауның беренче этабы башланды. Мурал шагыйрьнең тууына 225 ел тулу уңаеннан барлыкка киләчәк. Рәсемнең мәйданы 70 кв.метрны тәшкил итәчәк.

Александр Пушкинның портреты заманча стильдә ясалачак. Аның белән янәшә хәзерге Казанның тарихи символы булган Спасс манарасы рәсеме дә урын алачак. Рәсемне, мәдәниятләр синтезын күрсәтеп, татар һәм рус орнаментлары бизәячәк.

Муралны ясау идеясе гимназия директоры Максим Николаевныкы булса, эскиз белем бирү учреждениесе укучылары белән берлектә сайланган.

Эш  20 нче гимназияне тәмамлаган Сергей һәм Даниил Сергеевларга йөкләнгән. Бу аларның инде беренче генә эшләре түгел. Моңа кадәр алар 18 нче гимназиянең керү өлешендә «ТРда цифровизация», 86 нчы мәктәпнең рекреациясендә «Счастье в детях» һ.б. мураллар ясаган иде.

Шәһәрнең мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, әлегә осталар рәсемнең контурын төшерү белән мәшгуль. Мондый эшләр төнлә генә башкарыла, чөнки диварга проектордан рәсем чыгарыла.  Аннан соң рәссамнар инде ясый башлаячак.

Бу инициативаны «Татарстан республикасы рус милли-мәдәни оешмасы» ның төбәк иҗтимагый берләшмәсе, Казанның эшмәкәрләр союзы һәм шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов та хуплады.

Фото: КФУның матбугат хезмәте/Алиса Черкасова

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Бүген Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты бинасы фасадында Станислав Говорухинга мемориаль такта ачылды. Чара Казан дәүләт университетын тәмамлаган Совет һәм Россия режиссерының тууына 87 ел тулуга багышланды.

Кинорежиссер истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән КФУның Гыйльми советы чыгыш ясаган. Станислав Говорухин 1953-1958 елларда Кремль урамындагы 4/5 номерлы йортта геология факультетында укый. Югары уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң Урта-Идел геология идарәсендә бер ел геолог булып эшли. 1961 елда Говорухин Мәскәүгә китә, анда ВГИКның режиссерлык факультетына укырга керә, аны 1966 елда отличие белән тәмамлый. Монда ук аның режиссерлык дебюты була, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Бу кешенең ике мавыгуы булган: беренчесе – сәяхәт итү һәм яңа, өйрәнелмәгәнне ачу, икенчесе – үзе тикшергән, өйрәнгән, ачкан, күргәнне тапшыру. Аның иҗади тормышында бу боҗрага әйләнә: беренче фильм эзләүчеләр, югарылыкка ирешүчеләр, яңа нәрсә ачучылар, чын мәгънәсендә дус була белүчеләр турында булса, соңгы фильм журналистлар, башкаларга мәгълүмат тапшыручылар турында, дип билгеләп үтте Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, КФУ президенты Рияз Минзарипов, скульптор һәм рәссам Рөстәм Габбасов һәм башкалар катнашты.

Барлык яңалыклар