28-нче сентябрьдә Казанда цифрлы бәйрәм узачак, ул аналогтан цифрлы тапшыруларга күчүгә багышлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 28-нче сентябрьдә Казанда цифрлы бәйрәм узачак, ул аналогтан цифрлы тапшыруларга күчүгә багышлана. Шәһәр халкын «Казан» гаилә үзәге фасадындагы матур ут тамашасы, шулай ук өч мең волонтер катнашында зур күләмле флешмоб көтә.
42 метр диаметрлы 8 катлы касә беренче тапкыр видеомэппинг өчен экран булачак. «Казан»да шәһәрлеләр Россиядә телевидение тарихына һәм тамашачылар өчен цифрлы эфир телевидениесенең өстенлекләренә багышланган 10 минутлык 3D-роликны күрәчәк.
Өч мең «цифрлы» волонтер катнашында утлы флешмоб узачак. Алар цифрлы эфир телевидениесе символы булган күбәләк формасында тезелеп басачаклар һәм яктылык кайтарта торган беләзекләр ярдәмендә күңелле тамаша оештырачаклар.
Бәйрәм ахырында күккә «Казан» гаилә үзәге гөмбәзендәге күзәтү мәйданыннан фейерверк атылачак, дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 14-нче октябрьдә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.