В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак
Якын көннәрдә Татарстанга көнбатыштан яңа антициклон киләчәк. Республикада коры һава торышы сакланачак, әмма температура берничә градуска түбәнәя.
Казанда алдагы тәүлектә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә +7..+9 градус, түбән урыннарда – +2..+4 градус. Көндез термометр баганаларын +17..+19 градус күрсәтәчәкләр.
2 һәм 3 октябрьдә Татарстанда һаваның минималь температурасы 0 дән алып +6 градуска кадәр, түбән районнарда – +2 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез +15..+20 градус.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, 4 һәм 5 октябрьдә һава торышында кардиналь үзгәрешләр булмаячак. Явым-төшем икеле, температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк, көндез шулай ук +15..+20 градус булыр дип фаразлана.
Шулай ук ТР Гидрометеорология үзәге 1 – 7 октябрьдә урманнарда янгын куркынычы турында кисәтә.