В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә республикада һәм аның башкаласында явым-төшем көтелми.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы антициклон йогынтысында формалашачак. 29 нчы ноябрьдә республикада һәм аның башкаласында явым-төшем көтелми.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә температура 16 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда аязган вакытта -21 градуска кадәр җитәчәк. Казанда синоптиклар 13-15 градус салкын, аязганда -17 градуска кадәр булыр дип фаразлый.
Сишәмбе көндез Татарстанда -8-13 градус, Казанда -8-10 градус булачак. Юлларда бозлавык сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Чәршәмбе, 30 нчы ноябрь, төнлә явым-төшем булмаячак. Көндез республика аша атмосфера фронты узачак –көнчыгышта бераз кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 13 градустан 18 градуска кадәр, көндез 7 дән 12 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә.
Кышның беренче көнендә Татарстанда төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар төнге сәгатьләрдә – 17 градуска кадәр, көндез 12 градуска кадәр салкын фаразлый.
Атна ахырында, 2 нче декабрьдә явым-төшем яву ихтималы зур түгел, ә 3 нче декабрьдә республиканың аерым районнарында бераз кар яварга мөмкин. Төнлә температура -16 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 19 градус салкын булачак. Көндез -12 градуска кадәр көтелә.