В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә республикада айлык норманың яртысы кадәр явым-төшем булырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь). Бу атнада Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм җепшек кар көтелә. Алдагы тәүлектә республика буенча урыны белән көчле явым-төшем (айлык норманың яртысы кадәр төшәргә мөмкин) фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
Чәршәмбе, 25 нче октябрь төнендә, Татарстанда кар, урыны белән буран, термометр баганалары -1..-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез явым-төшем көтелми диярлек, температура фоны +2 дән -2 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 26 нчы октябрьдә, явым-төшем ихтималы аз булачак. Төнлә синоптиклар -1 дән -6 градуска кадәр, көндез -2 дән +2 градуска кадәр вәгъдә итәләр.
Алдан фаразлаулар буенча, 27 нче һәм 28 нче октябрьдә республикада шундый ук һава торышы сакланачак. Төнге сәгатьләрдә температура -3..-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3..0 градуска кадәр җылыта.