В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда җил урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк
Бу атнада Татарстанда коры һава һәм суыту фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Төнлә температура +11..+13 градус, көндез синоптиклар урыны белән секундына 14 метрга кадәр җил һәм +25..+27 градуска кадәр җылыну вәгъдә итә.
Чәршәмбе, 4 сентябрьдә, Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә +4..+9 градуска кадәр суыта. Көндез +15..+20 градустан югары булмас дип фаразлана.
Антициклональ һава торышы республикада пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 5 һәм 6 сентябрьдә сакланачак. Явым-төшем ихтималы зур булмаячак. Төнге температура + 4..+9 градус чикләрендә, көндез +15 тән + 20 градуска кадәр булыр дип көтелә.
Якынча фаразлар буенча, шимбә көнне, 7 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы аз булачак. Көндез термометр баганалары +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.