Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2024, 16:43

Бу атнада Татарстанда -12 градуска кадәр суыта

Иртәгә Казанда урыны белән томан һәм бозлавык фаразлыйлар

Якын көннәрдә Татарстанда температура түбәнәя башлаячак. Атна ахырында синоптиклар юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр вәгъдә итә, төнлә һәм иртән томан һәм бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә республика Гидрометүзәге.

Иртәгә Казанда синоптиклар явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлыйлар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм бозлавык вәгъдә итәләр. Җил – төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка таба күчүчән, 4-9 м/с тизлектә. Төнге температуралар -3..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез – -2..0 градус.

Татарстанда киләсе көннәрдә явым-төшем ихтималы зур түгел. Иртәгә минималь температура -3 тән -8 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 27 һәм 28 ноябрьдә, термометр баганаларын -4 тән -9 градуска кадәр күрсәтәчәкләр. Көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр суытачак, бу көннәрдә һаваның максималь температурасы 0..-5 градустан да югары булмаячак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан булуы мөмкин, юлларның аерым өлешләрендә бозлавык көтелә.

ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, 29 һәм 30 ноябрьдә республиканың аерым районнарында бераз юеш кар явачак. Төнлә 4-9 градус салкын булуы көтелә, көндез термометр баганалары +1..-4 градус күрсәтәчәк. Җомга көнне Татарстанның көнчыгышында аязган вакытта -12 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Барлык яңалыклар