В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Киләсе атнада Татарстанда һава торышы әкренләп үзгәрәчәк. Республикада яшәүчеләрне явым-төшемнәр көтә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Фаразлар буенча, иртәгә Казанда алмашынучан болытлы булачак. Төнлә термометр баганалары +4-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез синоптиклар 16-18 градус җылы вәгъдә итә.
Пәнҗешәмбе, 20 нче апрельдә төнлә һәм көндез республикада урыны белән азрак яңгырлар явачак. Төнге температура 0 дән +6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә Ерак Көнчыгышта -2 градуска кадәр суыта. Көндез һава +13-18 градуска кадәр җылыначак.
Атна ахырында, 21 нче һәм 22 нче апрельдә дә, яңгыр яву ихтималы саклана. Төнлә температура 0 дән +5 градуска кадәр булыр дип көтелә, көндез +12-17 градуска кадәр җылыта.
Якшәмбе, 23 нче апрельдә, Татарстанда атмосфера басымының шактый артуы һәм бераз салкынайту фаразлана. Явым-төшем көтелми.