В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанда секундына 14 метрга кадәр җил көтелә
Фото: Денис Гордийко
Казанда иртәгә болытлы булачак, яңгыр көтелә. Көнбатыш, төньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 6-11 метрга, көндез секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +7..+9 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +4 тән +6 градуска кадәр булачак. Көндез +15..+17 градуска кадәр җылыта.
Чәршәмбе, 21 нче июньдә, Татарстанда төньяк һава агымнары аркасында салкын һава торышы сакланачак. Төнлә +3..+8 градус көтелә, көндез +14 дән +19 градуска кадәр булачак. Кайбер районнарда, атмосфера фронты якын булганлыктан, бераз яңгыр явачак.
Пәнҗешәмбе, 22 нче июньдә, атмосфера басымы арту аркасында явым-төшем фаразланмый. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итәчәк, көндез +15..+20 градус булыр дип көтелә.
Синоптиклар фаразы буенча, 23 нче һәм 24 нче июньдә салкын һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк. Җомга көнне явым-төшем ихтималы аз, ә шимбә көнне урыны белән яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.