Кичә Казанда яңа температура рекорды теркәлде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Кичә Татарстанда эссе һава торышы күзәтелде, уртача тәүлеклек температура нормадан 10 градуска артып китте. «Казан» метеостанциясе температураның +30,1 градуска, «Казан-Аэропорт» +30,8 градуска кадәр күтәрелүен теркәде. Бу яңа температура рекорды: 1920 елдагы абсолют максимум +26,7 градус тәшкил иткән.
Иртәгә ТР башкаласында алмашынучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы +8-10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез синоптиклар +18-20 градуска кадәр җылы вәгъдә итәләр.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 4 нче һәм 5 нче майда, республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +6 дан +12 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +20-26 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстанлыларны шимбә, 6 нчы майда да, яңгырлар көтә. Көндез һава +17-22 градуска кадәр җылыначак.