В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанда һава температурасы минус 3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы март). 7 нче мартта Татарстанда болытлы һава торышы, көндез – аязучан, кар, шул исәптән җепшек кар явачак. Республикадагы һава торышына көнчыгышка хәрәкәт итүче циклонның тыл өлеше һәм югары атмосфера басымы йогынты ясаячак.
7 нче мартта Казанда яшәүчеләрне болытлы һава торышы һәм кар, шул исәптән җепшек кар көтә. Төнге температура – минус 5-7 градус, көндез һава минус 1-3 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
8 нче мартта республикада кар, шул исәптән җепшек кар көтелә, урыны белән буран һәм җил секундына 15-16 метрга кадәр көчәячәк, төнлә минус 6-11 градуска кадәр суытачак, көндез -2 градустан +2 градуска кадәр җылытачак.
9 нчы мартта Татарстан Республикасында кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем, шулай ук секундына 15-20 метрга кадәр җитүче көчле җил сакланачак. Төнлә термометр баганалары минус 3-8 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы минус 1-4 градуска кадәр күтәреләчәк.
10 нчы һәм 11 нче мартта Татарстанда көчле җил һәм катнаш характердагы явым-төшемнәр белән җылы һава торышы көтелә. Төнлә температура – -4 градустан +1 градуска кадәр, көндез 0 градустан +3 градуска кадәр булачак.