В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанда һаваның максималь температурасы -1..-3 градус тәшкил итәчәк
Якын көннәрдә республика Төньяк Атлантика циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары йогынтысына дучар булачак. Синоптиклар кар һәм юеш кар явуын фаразлый. Кайбер районнарда бураннар, көндезге сәгатьләрдә температураның аз гына күтәрелүе көтелә.
4 мартта Татарстанда бераз кар явачак, көндез урыны белән буран булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8 градус тәшкил итәчәк, көнчыгышта -11 градуска кадәр, тәүлекнең көндезге вакытында – 0..-5 градуска кадәр салкын булачак.
Иртәгә Казанда синоптиклар бераз кар белән болытлы һава вәгъдә итә. Төнлә җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяктан, ә көндез – көньяк-көнчыгыштан булачак. Төнлә термометр баганалары -3..-5 градус күрсәтәчәк. Көндез максималь температура -1 дән -3 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык хасил була.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә республикада юеш кар явачак. 5 мартта төнлә һәм иртән кайбер районнарда буран көтелә. Төнлә синоптиклар һава температурасы -2..-8 градус, көндез -5 градустан +1 градуска кадәр булыр, дип фаразлый.
Атна ахырында, 7 һәм 8 нче март көннәрендә, кар һәм юеш кар күренәчәк. Төнлә термометр баганалары -3..-8 градус, көндез – 0 дән -5 градуска кадәр күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.