В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшүсмерләр өчен k-pop биюләре остаханәсе, өстәл уеннары һәм кул көрәше турнирлары үткәрелә
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында бу атнада шәһәрнең берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла. Казан яшүсмерләрен сәнгать һәм хореография остаханәләренә, өстәл уеннары, кул көрәше турнирларына чакыралар, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Бүген, 27 гыйнварда, «Яшьлек» клубында (Годовиков урамы, 16) актерлык осталыгы остаханәсе уздырыла. Теләге булган һәр кеше 17:00 сәгатькә дәрескә килә ала. Катнашу өчен +7(843)590-53-16 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк. Алга таба, 17:30 сәгатьтә яшьләрне «Крылатый» клубына (Побежимов урамы, 53) кисү һәм тегү остаханәсенә чакыралар. Катнашучылар тукымага бизәк ясаячак. Дәрескә +7(962)558-58-99 номерына шалтыратып язылырга була.
Чәршәмбе, 28 гыйнварда, Азия поп-мәдәниятен яратучыларны k-pop биюләре буенча хореография остаханәсендә көтеп калалар. Дәрес «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) 14:00 сәгатьтә үткәрелә. Шул ук көнне 15:00 сәгатьтә «Алтын кул» клубында (Гарифьянов урамы, 34) скетч остаханәсе оештырыла. Чарада катнашу өчен +7(927)036-66-96 номеры буенча теркәлергә кирәк. 15:00 сәгатьтә яшь казанлылар өчен «Җәлил» клубында (Хәйруллин урамы, 5) театр сәнгате буенча остаханә үткәрелә. Иҗат сөючеләр дәрескә +7(965)615-06-45 телефон номерына шалтыратып, алдан языла ала.
Моннан тыш, бу көнне 16:00 сәгатьтә «Вертолет» клубында (Кече Мәскәү урамы, 15) акварель буенча сынлы сәнгать остаханәсе оештырыла. Сәламәтлеге чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен акварель буенча тагын бер остаханә «Старт» яшьләр клубында (Побежимов урамы, 53) 17:00 сәгатьтә үткәрелә. Чарада катнашырга теләге булганнар +7(927)039-87-01 телефон номеры аша теркәлә ала. «Юниор» клубында (Октябрь урамы, 38) 17:00 сәгатьтә кул көрәше турниры уздырыла. Сәгать 18:00 дә егетләрне «Сокол» клубына (Гагарин урамы, 77б) «Азбука Морзе» дип аталган детектив өстәл уены уйнарга чакыралар.
Пәнҗешәмбе, 29 гыйнварда, «Лада» яшүсмерләр клубында (Гаврилов урамы, 22) скрапбукинг стилендә асылмалы бизәк ясау остаханәсе эшли башлый. Чара 16:30 сәгатьтә башлана. Теркәлү өчен телефон номеры: +7(922)792-53-27. Аннары 19:00 сәгатьтә «Радость» яшьләр клубында рәсем сәнгате буенча остаханә оештырыла: балаларны скетчбукларда эшләргә өйрәтәчәкләр. Теләге булган һәр кеше +7(904)661-93-47 телефон номеры буенча теркәлә ала. Пәнҗешәмбе көне 20:00 сәгатьтә «Пазлы» клубында (Җиңү проспекты, 62) каратэ остаханәсе белән тәмамланачак. Спорт чарасында катнашу өчен +7(843)268-84-82 номеры буенча язылырга була.
Җомга көнне, 30 гыйнварда, «Олимпиец» клубында (Минусинск урамы, 1/2) яшүсмерләр өчен күләмле картина ясау остаханәсе үткәрелә. Чара 17:00 сәгатьтә башлана. Сәгать 19:00 дә яшүсмерләрне башваткычлар чишү һәм өстәл уеннары уйнау өчен «Арена» клубына (Симонов урамы, 6) турнирга чакыралар. +7(987)292-71-25 телефон номеры буенча теркәлергә кирәк.
Шимбә, 31 гыйнвар көне, яшь казанлылар өчен истә калырлык итеп узачак. Ял көне өстәл теннисы турниры белән башлана. Ярышларны «Лазер» яшүсмерләр клубында (3 нче Кленовая урамы, 23а) 15:00 сәгатьтә оештыралар. Чарада катнашу өчен +7(987)296-37-05 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк. Шул ук вакытта «Алга» клубында (Мәүлетов урамы, 21) торналар бәйләү дәресе үткәрелә. Мастер-класска +7(843)598-04-76 телефон номеры буенча язылырга була.
«Остаз» клубында (Химиклар урамы, 19) 16:00 сәгатьтә Жостово кәсебе стилендә рәсем ясау остаханәсе оештырыла. Яшүсмерләр 19:00 сәгатьтә «Бриз» клубында (Чуйков урамы, 27) үз-үзеңне саклау күнекмәләренә өйрәнәчәк.