Беренче чиратта прививканы зарарлану куркынычы югары булган затларга һәм медицина хезмәткәрләренә ясаячаклар.
Фото: Марат Мугинов
Бүгенге көндә СОVID-19 га каршы вакцинация өчен ике препарат кулланыла. Беренчесе – «Гам-КОВИД-Вак» РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалеи исемендәге институт җитештергән. Бу вакцина биотехнологик юл белән алынган – яңа коронавирус инфекциясенең патоген вирусы кулланылмый, дип аңлатты В.Жаворонков.
Икенче вакцина – «ЭпиВакКорон» – РФ Роспотребнадзорының «Вектор» үзәгенең пептид антигеннары нигезендә эшләнгән, аны вакцинаның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын теркәүдән соңгы клиник тикшерү кысаларында ирекле рәвештә кулланалар. Исегезгә төшерәбез, бу тикшеренү кысаларында вакцинацияне Татарстаннан 650 ирекле кеше узачак.
«Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә төп каршы күрсәтмәләр булып M яки G иммуноглобулиннар булуга яңа коронавирус инфекциясе тестларының уңай нәтиҗәләре, вакцинациягә әзерлек вакытында пациентта табылган ПЦР-диагностиканың уңай тесты, шулай ук агымдагы вакытта яки анамнезда коронавирус белән клиник, лаборатор расланган авыру тора», – диде В.Жаворонков.
Вакцинация ике этапта тормышка ашырыла: башта вакцинаның беренче компоненты кертелә, аннары өч атнадан – икенче компоненты. «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасын иммунизацияләүнең беренче чираттагы тәртибендә медицина хезмәткәрләре һәм заралану куркынычы югары булган затлар тиеш.