9 нчы декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр шәһәрдә синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча ярышлар узачак.
Фото: vk.com/solidarity_games
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының III этабы Татарстан башкаласында 9-16 нчы декабрьдә узачак. Ярышларда 12 илдән килгән делегацияләр составында 1 меңнән артык спортчы, 104 судья һәм 280 рәсми зат катнашачак.
«Дуслык уеннары»ның III этабы берьюлы берничә спорт чарасын берләштерәчәк. Әйтик, 9-11 нче декабрьдә «Буревестник» спорт комплексында синхрон йөзү буенча «Светлана Ромашина кубогы» халыкара ярышлары узачак. Моннан тыш, 10 нчы декабрьдә олимпия чемпионы мастер-класс үткәрәчәк, ә 11 нче декабрьдә гала-концерт планлаштырылган.
Шулай ук 9 нчы декабрьдән 11 нче декабрьгә кадәр Су спорт төрләре сараенда йөзү һәм «Россия яшьлеге» ярышлары узачак. Ярышлар 5 илдән 800 дән артык катнашучыны берләштерәчәк. 2008-2011 елларда туган спортчылар арасында 33 комплект медаль уйнатылачак.
14 нче декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр Су спорт төрләре сарае Суга сикерү буенча «Дмитрий Саутин кубогы» халыкара ярышларын кабул итәчәк. Аларда Россиянең әйдәп баручы спортчылары, шул исәптән Олимпия уеннары призерлары Евгений Кузнецов һәм Александр Бондарь, Европа чемпионатлары җиңүчеләре Никита Шлейхер һәм Юлия Тимошинина һәм башкалар катнашачак. 9 илдән катнашучылар өч метрлы трамплиннан һәм каланчадан сикерү буенча беренчелек өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының II этабы – 10 нчы ноябрьдән 25 нче ноябрьгә кадәр, ә I этап 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр узды. «Дуслык уеннары» РФ Спорт министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Суга сикерү федерациясе химаясендә үткәрелә. Ярышларны «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра.