В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Корбан бәйрәме белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь). Бу атнада татарстанлыларны өстәмә ял көтә. Бу быел 28 нче июньгә туры килгән Корбан бәйрәме белән бәйле.
27 нче июньдә эш көне хезмәт законнары нигезендә бер сәгатькә кыскартыла, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел биш көнлек эш атнасында ТР халкының 244 эш көне, 121 ял көне, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне булачак.