В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак, көндез һава 30 градуска кадәр җылыначак
Бу атнада Татарстан халкын кыска вакытлы яңгырлар көтә. Һаваның максималь температурасы +30 градус тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә 4-9 м/с тизлек белән төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш җиле көтелә. Төнлә +15..+17 градус, көндез термометр баганалары +28..+30 градус, җилнең көчәюе 13 м/с ка кадәр булырга мөмкин.
Пәнҗешәмбе көнне, 18 июльдә, урыны белән Татарстан буйлап яшенле һәм җилле кыска вакытлы яңгырлар узачак. Төнлә +14..+19 градуска кадәр суыта. Көндез һава +24..+29 градуска кадәр җылыначак.
Синоптиклар фаразына караганда, 19 һәм 20 июльдә һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр көтелә. Төнлә һава температурасы +13..+18 градус булачак. Көндез һава +25..+30 градуска кадәр җылыначак.