Бер атна эчендә ЮХИДИ 487 дөрес куелмаган машинаны эвакуацияләгән – аларның күбесе җәмәгать транспорты йөрүенә комачаулаган
Фото: Денис Гордийко
Мондый мәгълүматлар бүген Фучик урамында ЮХИДИ һәм Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетының уртак рейды вакытында китерелде. Шоферлар транспортларын тыю билгеләре астында һәм кисәтү табличкалары янында калдырганнар. Эвакуаторлар машиналарны алып китә башлагач, хуҗалар шунда ук килеп, хезмәткәрләргә билгене күрмәүләрен, аның турында белмәүләрен яки озакка тукталмауларын аңлатырга тырышканнар.
Искәртеп узабыз, кар яуган вакытта җәмәгать транспортына йөкләнеш артты – бу атнада пассажирлар агымының үсеше 17-23% тәшкил итте. Мәсәлән, 25 нче гыйнварда пәнҗешәмбе көнне автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метрополитен 728 мең пассажир ташыган. Ә кар күп яуганчы, 11 нче гыйнварда, пассажирлар агымы 119 мең пассажирга, яки 20% ка кимрәк булган. Дүрт көн эчендә, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, Казанның җәмәгать транспорты 2,8 млн пассажир ташыган. Бу кар яуганчы дүрт эш көненә караганда 14% ка (350 мең) күбрәк. Шуңа бәйле рәвештә юлларны чистарту һәм юлны парковкаланган автомобильләрдән бушату беренчел бурыч булып тора.
«Күп кар яуганнан соң җәмәгать транспорты әкренләп расланган графикка кайта. Тукталышларны чистарталар, әмма кайбер проблемалы урыннар бар, анда парковкаланган автомобильләр кар җыюга комачаулый», – дип сөйләде Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров.
Бүгенге көндә автобус, троллейбус һәм трамвай маршрутлары үтә торган участокларны җыештыру өстенлекле бурыч булып тора. Подряд оешмаларының барлык көчләре нәкъ менә шушы участокларны чистартуга һәм карны юл полосаларыннан чыгаруга юнәлтелгән. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә автобусларның уртача эксплуатация тизлеге, кар яуганнан соң беренче көннәрдә 8 км/сәг булса, җомга көнне 14 км/сәг җитте. Җәмәгать транспорты дүшәмбедән, 29 нчы гыйнвардан, 18 км/сәг норматив күрсәткечкә (бу җәмәгать транспорты тукталышларын исәпкә алып гадәти тизлек санала) кайтырга тиеш.
Кичә Казан урамнарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 136 автомобиль эвакуацияләнде. ЮХИДИ барлык хокук бозучыларга административ штрафлар салыначагын искәртте. Аерым алганда, автомобильне җәмәгать транспорты полосасында калдырган өчен автомобиль хуҗасына 1500 сум күләмендә җәза яный.
«Урамнарны җыештыруга комачауламас өчен транспортны юл кырыенда калдырмагыз, чөнки бу шәһәрне тәртипкә китерүнең гомуми бурычы», – дип мөрәҗәгать итте Алексей Сидоров шәһәр халкына.
Ул шулай ук ташландык автомобильләрне җәмәгать транспорты полосаларында һәм тукталыш пунктларында эвакуацияләү эше дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә дәвам итәчәк, дип өстәде.
Камилә Вилданова