В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү
30 августтан 1 сентябрьгә кадәр Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Бу Шәһәр һәм республика көнен һәм алдагы ял көннәрен бәйрәм итүгә бәйле.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль парковкалар ял һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр башкарыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Шәһәр һәм республика көне уңаеннан 30 августта казанлыларны өстәмә ял көтә. Бүген эш көне яки смена озынлыгы РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше буенча бер сәгатькә кыскартылачак.
30 августка Татарстан башкаласында зур чаралар программасы планлаштырылган. Шәһәр халкын патриотик номерлар, тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру, кино күрсәтү, джаз коллективлары парады һәм башкалар көтә.