Чаралар Россия кинематографы, театр һәм WorldSkills дөнья чемпионаты темаларына багышланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанда «Әдәби ишегаллары» әдәби-музыкаль бәйрәмнәре дәвам итә. Бу атнада алар 13, 14 һәм 15-нче августта Яңа Савин һәм Совет районнарында узачак.
13-нче августта Яңа Савин районының Ямашев проспекты буенча урнашкан 74-нче номерлы йорт ишегалдында Россия кинематографына багышланган «Китап битләреннән зур экранга» дип исемләнгән әдәби ишегалды узачак. Күргәзмә-экспозициядә «Ленфильм» һәм «Мосфильм» легендар студияләре һәм кино тарихы белән танышырга мөмкин булачак. Ә Татарстан кинематографы тарихында беренче тапкыр бөтенроссия прокатына чыккан «Су Анасы» картинасын төшергән режиссер Алексей Барыкин әдәби әсәрне сыйфатлы экранлаштыру серләре белән бүлешәчәк һәм алар буенча шулай ук фильмнар төшерелгән иң популяр романнардан өзекләр укыячак.
14-нче августта шәһәрнең Совет районында Фучик урамы буенча урнашкан бульварда «Театр китаптан башлана» дигән чара узачак. Биредә театрлар тарихы турында фотокүргәзмә, шулай ук «Театрлар репертуарында әдәби әсәрләр» экспозициясе булачак.
Совет районының Дәрвишләр торак массивында Совет урамы, 18 адресы буенча урнашкан сарай мәйданында WorldSkills дөнья чемпионатына багышланган һөнәри Әдәби ишегалды узачак. Барлык теләүчеләр дә «Онытылган һөнәрләр» дигән тарихи экскурсны уза, шулай ук һөнәри осталыкка һәм эшче һөнәрләргә багышланган китап күргәзмәсенә килә ала.
Барлык мәйданчыкларда да кунакларны Казан шәһәре филармониясе солистлары Гөлшат Имамиева һәм Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев һәм Эльвира Хәйруллина, Николай Коновалов һәм Алсу Вәлиуллина үз чыгышлары белән сөендерәчәк.
Бәйрәмнәр 13, 14 һәм 15-нче августта 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, бу елда әдәби ишегаллары Казан районнарының 9 ишегалдында уза. Бәйрәмнең төп идеясе - классик һәм заманча шигъриятне популярлаштыру, халыкны китап укуга җәлеп итү һәм Татарстан язучыларының яңа басмалары һәм иҗаты белән таныштыру.