В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Архитекторлар территорияләрне яңартуның беренчел схемаларын тәкъдим итәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь). «Безнең ишегалды» республика программасы командасы казанлылар белән очрашуларның яңа графигын бастырды. 20-30 нчы октябрьдә чаралар шәһәрнең Киров, Вахитов, Мәскәү һәм Совет районнарында узачак.
Якын арадагы очрашулар бүген 18:00 сәгатьтә Тимерьюлчылар урамы, 26/31; Татарстан урамы, 9, 11 адресы буенча булачак. Киләсе җыелышларны үткәрү графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Казанлыларга программа принциплары, мәҗбүри эш төрләре һәм аларны гамәлгә ашыру вакыты турында сөйләячәкләр. Архитекторлар тәкъдимнәр кертү өчен якынча төзекләндерү схемасын тәкъдим итәчәкләр. Йорт планы, халыкның 2/3 өлеше ризалашса, эшкә алыначак. Анда яшәүчеләр белән очрашулардан соң да, эш башланганчы да тәкъдимнәр кертергә мөмкин. Аларны «Безнең ишегалды» проектының социаль челтәрләрендә, идарәче оешмада яки +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны буенча кабул итәләр.
Программа командасы очрашулар алдыннан халыкка территорияне карап чыгарга һәм барлык җитешсезлекләрне, мәсәлән, яктырту проблемаларын, юлларның, тротуарларның, парковкаларның уңайсыз оештырылуын һәм башкаларны билгеләргә тәкъдим итәләр. Күршеләр белән дә мөмкин булган карарлар турында алдан сөйләшергә кирәк.
Киләсе елда төзекләндерү өчен топ-200 ишегалды халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнде.