Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2024, 16:04

Бу атнада Татарстанда синоптиклар бераз кар һәм буран фаразлый

Иртәгә Казанда -3 градус салкын көтелә

Киләсе тәүлектә Татарстанда кар, юеш кар, көндез урыны белән көчле кар көтелә. Кайбер районнарда күрү мөмкинлеге 1 чакрым һәм аннан да кимрәккә кадәр начараю белән бураннар вәгъдә итәләр, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәге матбугат хезмәтендә.

Иртәгә Казанда синоптиклар юеш кар белән болытлы һава торышын фаразлый. Кайбер районнарда төнлә һәм көндез буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 5-10 метр тизлек белән җил, аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һаваның максималь температурасы -1..-3 градус булачак. Төнлә -5 градуска кадәр суытачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре вәгъдә итәләр.

Татарстанда 17 декабрьдә тизлеге секундына 15 метрга кадәр булган көчле җил булачак, иртән һәм көндез бозлавык сакланачак. Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, көндез 0..-5 градус салкын булачак.

Чәршәмбе, 18 декабрьдә, болытлы, урыны белән буранлы һава торышы сакланачак, ә төнлә җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә көндез -1 дән -6 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 19 декабрьдә, синоптиклар аерым районнарда бераз кар һәм буран вәгъдә итә. Төнлә термометр баганалары -7..-12 градуска кадәр төшәчәк, көнбатышта -16 градуска кадәр суытачак, ә көндез -4 тән -9 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлана.

ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразлары буенча, җомга көнне, 20 декабрьдә, 19 градуска кадәр салкын булачак, көнчыгышта һәм түбән урыннарда термометр баганалары -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -5..-10 градуска кадәр җылытачак.

Шимбә көнне, 21 декабрьдә, кар, юеш кар, көндез урыны белән яңгырга әйләнә торган явым-төшем көтелә. Көндез синоптиклар -2 дән +3 градуска кадәр җылыту вәгъдә итә.

Барлык яңалыклар