Акча пассажирның геолокациясеннән чыгып күчереләчәк
Фото: Денис Гордийко
«Без пассажирга юл йөрү өчен, карточка куймыча, кассада чират көтмичә түләргә тәкъдим итә алабыз: бары тик турникет аша узарга, сәяхәтнең башлануын расларга һәм поездга керергә кирәк. Калганын пассажир өчен кушымта һәм тимер юл транспорты өчен яңа геолокация ярдәмендә түләү алгоритмы ясаячак», – дип сөйләде «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры урынбасары Евгений Чаркин.
Юл йөрү өчен түләүнең яңа ысулын сынау «Содружество» АҖ, «РЖД-цифрлы пассажир карарлары» ҖЧҖ, «Цифрлы транспорт һәм логистика» ассоциациясе, «Датапакс» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан соң мөмкин булды. Яклар Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумында документларга кул куйдылар.
Исегезгә төшерәбез, чара 20-23 нче сентябрьдә «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Форум 20 меңгә якын катнашучыны һәм 1,3 мең спикерны берләштерә. Мәйданчыкларда 10 тематик һәм биш партнер конференциясе буенча 106 секция, панель дискуссияләр һәм продукция презентацияләре эшен оештыралар.