Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2022, 10:55

Казанлылар орнитологлар белән экскурсияләр вакытында шәһәрдә нинди кошлар яшәвен беләчәк

Халык өчен ике чара узачак – Кабан күле яр буенда һәм Гаврилов урамы буенча урнашкан агачлыкта.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Казанда орнитологлар белән ике бушлай экскурсия узачак. Чарада катнашучыларга шәһәрдә нинди кошлар яшәве һәм аларны сайраулары буенча ничек аерып булганлыгы турында сөйләячәкләр.

Беренче экскурсия Кабан күле яр буенда узачак. Экскурсиядә шәһәрлеләр орнитолог, Россия кошларын саклау берлеге әгъзасы София Хохлачева белән аралашачак. Ул Кабан күле кошлары, шәһәрдә яшәүче кошларның төрләре, аларга зыян китермәү юллары һәм чыпчыкларның кая юкка чыгуы турында сөйләячәк.

Беренче экскурсия 21 нче майда 18:00 сәгатьтә башлана. Мәрҗәни һәйкәле яныннан кузгалып китәчәкләр. Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Бердвотчинг форматындагы икенче экскурсия Гаврилов урамы буенча урнашкан агачлыкта узачак. Анда орнитолог шәһәр халкына бердвотчингның нәрсә икәнлеге, Казансу ярларында нинди кошлар яшәве һәм сайрауларыннан аларны ничек аерып булганлыгы турында сөйләячәк.

Экскурсия 29 нчы майга планлаштырылган, 9:00 сәгатьтә башланачак. Экскурсия Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендә урнашкан шлагбаум янында башланачак, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар