Катнашу өчен теркәлү кирәк
Якшәмбе, 16 февральдә, Казан халкы һәм кунаклары өчен Горки-Әмәт урманында орнитология экскурсиясе оештырыла. Сәяхәт ишарә телгә тәрҗемә белән узачак.
Экскурсияне биолог һәм орнитолог Эльвира Бажина үткәрәчәк. Ул очрашуда катнашучыларны парк кошлары белән таныштырачак һәм канатлыларның гомерлеккә ничек пар сайлавын сөйләячәк. Килүчеләр шулай ук каурыйлыкның төсе һәм ачыклыгы нинди роль уйнавын, җенси диморфизмның нәрсә булуын һәм кошларның ни өчен җырлауларын беләчәк.
Бирегә кушылырга теләүчеләргә сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Ул иртәгә 10:00 сәгатьтә ачылачак. Катнашучыларның җыелуы – 9:00 сәгатьтә CUBE контейнер үзәге янында, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Оештыручылар җылы киемнән килергә һәм үзләре белән бинокль алырга киңәш итә.