В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике сәгатьлек сәфәр вакытында катнашучылар Апанай һәм Нурулла мәчетләрендә булдылар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Экскурсия Мәрҗани мәчете янында башланды, аның төзелешенә XVIII гасырда Екатерина II рөхсәт бирә. XIX гасырда 39 ел дәвамында дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани мәчетнең имамы булып тора, мәчет үзе дә аның исемен йөртә. Мәчет совет чорында эшләгән бердәнбер гыйбадәт йорты була.
Шуннан соң экскурсиядә катнашучылар, Мәрҗани мәчете кебек үк шул елларда төзелгән Апанай мәчетендә булдылар, Зәңгәр һәм Галиев мәчетләрен карадылар. Сәфәр Нурулла мәчете белән тәмамланды.
Катнашучылар һәр мәчетнең тарихы белән танышып, аларның архитектур үзенчәлекләрен күреп кенә калмады, сәүдәгәрләр һәм хәйриячеләрнең нинди роль уйнауларын, мәчетләрдә төрле чорларда хезмәт иткән имамнар һәм татар мәдрәсәләре турында да белделәр.
Казан Мэриясенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында киләсе экскурсияләрнең анонсларын күзәтеп торырга һәм аларга язылырга мөмкин.