В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунаклар өчен мода турында лекция, мастер-класслар һәм уеннар әзерләнде
Фото: vk.com/ecologickzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче октябрь). Бүген казанлылар «Яшел система» экологик бәйрәмендә катнаша ала. Кунакларны своп, мода турында лекция, мастер-класслар һәм уеннар көтә.
Шәһәрлеләр экологик товарлар сатып ала һәм китаплар, уенчыклар һәм киемнәр (ул чиста булырга тиеш) белән алмаша алачак. Икенчел чимал җыю зонасында волонтерлар макулатура, дисклар, дару блистерлары, теш щеткалары, пластик карталар һәм башка фракцияләр кабул итәчәк.
Мәйданчыкта кунакларга җәмәгать компостеры турында сөйләячәкләр һәм өй шартларында органик калдыклар җыю өчен чиләк тәкъдим итәчәкләр, ә экоишегалдында бер тапкыр кулланыла торган товарларны нәрсә белән алыштырырга мөмкинлеген күрсәтәчәкләр.
Приют хайваннарына ярдәм итәр өчен, «Лапа» хәйрия оешмасы азык, агач сеңдергечләр, муенчаклар, мискиләр һәм йон юрганнар җыячак, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәренең «Экологично» төркемендә.
Бәйрәм 12:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр «Московский» мәдәният үзәгендә Академик Королев урамы, 47 адресы буенча узачак.