В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь казанлылар гадәттә, экологлар куллана торган приборлар һәм программалар белән мастер-классларда катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). 21-нче һәм 22-нче октябрьдә Казанда көзге «ЭкоХаб» узачак. Республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре булачак абитуриентларга экология факультетларына керү турында сөйләячәкләр һәм аларны һөнәрләре белән таныштыру өчен мастер-класслар үткәрәчәкләр.
«ЭкоХаб» белем бирү ярминкәсе шәһәрдә икенче тапкыр узачак – беренчесе февраль аенда булды. Анда КДЭУ, КДАТУ, КазДАУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, КИУ, КФУ, КДМУ кебек югары уку йортлары вәкилләре катнашачак.
Балалар һөнәрләр белән якыннанрак таныша алсын өчен, белгечләр аларга мастер-класслар үткәрәчәк. Алар экологлар эшендә кулланыла торган приборлар һәм программалар эшен күрсәтәчәкләр.
Акция Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак. Анда катнашу өчен Elvina.shafieva@ingka.comэлектрон адресы буенча теркәлергә кирәк, бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, балигъ булганнар сәүдә үзәкләренә коронавируска каршы вакцинация узуны яки соңгы алты ай эчендә авырганын раслый торган сертификатның барлыгын билгели торган QR-кодлар белән генә керә ала. Яңа чикләүләр Татарстанда 11-нче октябрьдән бирле гамәлдә.