В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18-нче һәм 19-нчы февраль көннәрендә шәһәрдә университетлар ярминкәсе узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). 18-нче һәм 19-нчы февраль көннәрендә Казанда «ЭкоХаб» узачак, әлеге чарада абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр турында, шулай ук шәһәр югары уку йортларында экологик факультетларга керү мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.
Университетлар ярминкәсендә КДЭУ, КДАТУ, КФУ, КДМУ, КНИТУ-КХТИ һәм башка шәһәр вузлары вәкилләре катнашачак. Алар абитуриентларга керү шартлары һәм уку процессы турында сөйләячәк. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәреләчәк, анда экологлар куллана торган приборлар һәм программалар турында белергә, эффектлы тәҗрибәләр һәм башка бик күп нәрсәләр күрергә мөмкин булачак.
«ЭкоХаб» 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ике көн дәвамында шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә «Экологично. Казан» пректы активистлары.