Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2022, 16:00

Экологик акция кысаларында активистлар Казансу елгасын чүп-чардан чистартачак

Катамараннарда үтәчәк экспедициядә бушлай катнашып була, теркәлү ачык.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). 25 нче июнь көнне активистлар Казансу елгасы үзәнен чистарту өчен экологик акция үткәрә. Катамараннарда узачак экспедициядә бушлай катнашырга мөмкин, ә Казаннан һәм кире юнәлештә трансфер белән оештыручылар тәэмин итәчәк.

Акциядә катнашырга теләк белдергән кешеләр Зәңгәр күлләр янында Казансу елгасы үзәнен чүп-чардан арындырачак. Экологик акциягә теркәлү ачык, урыннар саны чикләнгән – 45 кешене җыярга планлаштыралар.

Оештыручылар уңайлы өс киеме һәм аяк киемендә килергә киңәш итә, шулай ук баш киеме алырга оынтмагыз. Төшке аш өчен савыт та алырга кирәк.

Акция 10:00 сәгатьтә башлана һәм 20:00 сәгатьтә тәмамланачак. Маршрут Татарстан Республикасының Биектау районы Урманчы поселогыннан башланып китәчәк, ориентир – Главная ур., 21. Финиш Зәңгәр күлләр янында ясалачак. Казаннан баручылар өчен махсус транспорт булачак, 9:00 сәгатьтә җыелачаклар. Очрашу урынын мөрәҗәгать итүчеләргә вакыйгага кадәр өч көн кала хәбәр итәчәкләр, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Экологик акция «Казансу үсеше стратегиясе» проекты кысаларында оештырыла. Ул инде икенче тапкыр үткәрелә. Беренче шундый акция узган ел үткәрелгән иде: 47 активист 310 кг авырлыктагы 50 капчык чүп-чар җыйды һәм 11,5 км араны йөзеп узды.

Барлык яңалыклар