В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр 1857 хайванны тоткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 16-нчы ноябрь). Казанда июль башыннан бирле хуҗасыз этләрне тоту өчен бердәм телефонга халыктан 2358 гариза килгән. Барлыгы 4 ай эчендә белгечләр тарафыннан 1857 хайван тотылган, шул исәптән шәһәрлеләрнең кайнар линиягә мөрәҗәгатьләре буенча.
Иң күп мөрәҗәгатьләр Совет, Идел буе һәм Киров районнарыннан килгән, дип хәбәр итте «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин, шул ук вакытта җәен кайнар линиягә гаризалар көзгә караганда күбрәк кергән. Барлык тотылган этләрне төрле авырулардан вакцинациялиләр, дегельминтизация уздыралар һәм стерильләштерәләр, ә аннары аларны элеккеге яшәү урынына җибәрәләр.
Йортсыз этләрне тотуга кагылышлы мөрәҗәгатьне шәһәр халкы көннең теләсә кайсы вакытында +7(843)222-04-44 телефон номеры буенча юллый ала – линия тәүлек әйләнәсе, ялларсыз эшли. Казанлыларның шалтыратуларын робот кабул итә. Тавыш сигналыннан соң ул шалтыратучыдан үзе белән таныштыруын һәм хуҗасыз хайванны кайда күргәнлеген җентекләп тасвирлауны үтенә. Алынган барлык хәбәрләр Торак-комуналь хуҗалык комитетына килә, шуннан соң махсус оешмага җибәрелә.
Ел башыннан «Зооцентр» приютында яшәүче 352 эт яңа хуҗаларын тапкан. Аерым алганда, быел шәһәрлеләр дүрт аяклы дусларын шәһәр паркларында һәм скверларында узган махсус акцияләрдә тапкан – Горки-Әмәт урманында узган беренче шундый акциядә 8 эт үзенә гаилә тапкан. Тагын 8 хайван Горький исемендәге паркта узган акциядә яңа хуҗалы булган. Өченче акциядә Урицкий исемендәге паркта приюттан 4 этне алганнар. Шулай ук приюттан этне Казан Мэры Илсур Метшин, «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий, шәһәр предприятиеләре алды.