Бу суүткәргеч трассасын төзү белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). Казанның Авиатөзелеш районының ике урамында вакытлыча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу суүткәргеч трассасын төзү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
6 нчы сентябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Симонов урамындагы 11а номерлы бина янында юл өлешен өлешчә ябачаклар.
11 нче сентябрьдән 19 нчы октябрьгә кадәр Симонов урамында, 11 нче номерлы төзелеш янында, 2 нче Ленинград урамындагы 48 нче йортка җирле керү юлы тулысынча ябылачак.
19 нчы сентябрьдән 24 нче октябрьгә кадәр Ленинград урамы буйлап юл өлешен Симонов урамы белән кисешкән урында өлешчә ябачаклар.
Шәһәрдә хәрәкәтне чикләүләр турында мәгълүмат KZN.RU порталының махсус бүлегендә бастырылган.